Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек ир-ат сөйгәнен үтергән. Бу хакта республика Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте. Фаҗига кичә, 26 апрель төнендә, Салават шәһәренең Калинин урамында булган. Ир-ат 39 яшьлек хатын-кызны кыйнаган һәм асфальт буйлап сөйрәп йөрткән. Әлеге вакыйганың шаһитлары полиция хезмәткәрләрен чакырган. Адрес буенча килгән хокук саклаучылар подъездда кан эзләренә юлыгалар, ә фатирга кергәч, исерек ирнең кочагында үлгән хатын-кыз ятуына тап булалар. Ир-атка карата “Үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен таныган.
– Хәзерге вакытта аның белән беренчел тикшерү эшләре үткәрелде, аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә, – дип белдерә Тикшерү комитеты.
Тикшерү комитеты фотосы.