Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 апрель , 10:13

Хәйлә капчыгы төпсез

Акчасын саклыйм дип, нефтекамалы ханым мошенникларга 2,3 миллион сум акча күчергән. Ә Күмертауда яшәүче 85 яшьлек әбигә, кызың авариягә эләккән, дип шалтыратканнар.

Хәйлә капчыгы төпсез
Хәйлә капчыгы төпсез

Нефтекамскида яшәүче хатын-кыз, билгесез кешеләр телефоннан шалтыраткач, аларның сүзенә ышанып, 2,3 млн сум акчасыннан колак каккан. Ялганчылар тәүдә аның абонент номерын озайту сылтавы белән аларга акча күчерергә күндергәннәр. Шуннан аны бу рәвешле акчаларын саклап алып калачагына ышандырганнар. Ханым хәтта кредит алырга мәҗбүр булган.

Күмертауда яшәүче 85 яшьлек әбигә исә  "сезнең кызыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте" дип шалтыратканнар. Аферистлар, үзләрен эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дип таныштырып, пенсионерга кызының юл һәлакәтенә очравын, ә аның аркасында зыян күрүчегә ашыгыч рәвештә операциягә акча кирәклеген хәбәр иткән. Алдакчылар, ышандырырлык булсын өчен, трубканы, имеш, әбинең "кызы"на да биргән.  Ул елый-елый ярдәм сораган.

Әби аның тавышы таныш түгеллеген ишеткән, ләкин, ялганчылар басымына бирешеп, курьерга 100 мең сум биреп җибәргән.

Фото: Freepik.

 

Хәйлә капчыгы төпсез
Хәйлә капчыгы төпсез
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: