Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 апрель , 21:04

Фаил ХӘМӘТДИНОВ. Явызлык кылучы сабагын алды

Изгелекнең игелек булып кайтуын тормыш мисаллары раслап тора.

Фаил ХӘМӘТДИНОВ. Явызлык кылучы сабагын алды
Фаил ХӘМӘТДИНОВ. Явызлык кылучы сабагын алды

1945 елның 5 декабре иде.  Конституция көне булу сәбәпле, ул ял көне дип игълан ителде. Минем Дәүләкәндә укып йөргән чак. Туган авылга кайтырга булдык, кич якынлашып килүгә карамастан, юлга чыктык. Без тәпиләгән арада төн дә җитте. Суык һәм буранлы төн иде ул. Бәхеткә, күрше авыл кешеләре безне танып, утыртып алып кайтты. Моны мин гел искә төшереп тордым.

Еллар узды. 1970 елда мин ул кешене кабат очраттым. Картайган, гәүдәсе дә кечерәеп калган. Ул көнне аларга автобус йөрмәгән булган. Мин, аны утыртып авылына алып барып, капка төпләренә кадәр илтеп куйдым. Акча бирергә тырышкан иде, алмадым. Үзенең дә кайчандыр мине утыртып алып кайтуын искә төшердем.

Тагын бер вакыйга. Авылда бер эчкече бар иде. Ул берәүгә аракы сорап кергән булган. Анысы бирмәгәч, ачуыннан тегенең абзарына ут төрткән. Барлык маллары янып бетте. Туганнары һәм авылдашлары, җыелышып, зыян күрүчегә сыер алып бирде. Ут төртүчене, җинаять кылганда шаһитлар булмаган, дип,  иректә калдырдылар. Дөрес, тәкъдир үз карарын чыгарды – кышкы бер салкында исерек килеш ат чанасыннан төшеп калып, аяк-кулларын туңдырды. Аларны кистеләр. Авылдашлар моны “Ходай каргышы” дип бәяләде.

Озын сүзнең кыскасы шул – кешеләргә изгелек кылып яшәргә кирәк. Үзеңнән соң  якты хатирәләр генә калсын.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: