Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 апрель , 22:31

Фаил ХӘМӘТДИНОВ.“Мәхәббәтне җимергәнеңә рәхмәт!”

Изгелекнең игелек булып кайтуын тормыш мисаллары раслап тора.

Фаил ХӘМӘТДИНОВ.“Мәхәббәтне җимергәнеңә рәхмәт!”
Фаил ХӘМӘТДИНОВ.“Мәхәббәтне җимергәнеңә рәхмәт!”

Яшь барган саен, үткән тормыштагы хатирәләр дә хәтергә ешрак төшә. Аларның күпчелеге “изгелек” һәм “явызлык”   төшенчәләре белән бәйле. Берничә вакыйганы сезнең белән дә бүлешәм.

Безнең Дәүләкән районы авылларының берсенә югары белемле бик матур бер кыз укытучы булып эшкә килә. Аңа яңа гына хәрби хезмәттән кайткан, эш сөючән, гармунны да оста тартучы бер егетнең күзе төшә. Алар бик тиз дуслашып китә, туй ясау турында да уйлана башлыйлар. Кызның апасы,  бу хәлләрне ишеткәннән соң, сеңлесен надан егеткә кияүгә чыгудан “коткарып”, аны авылына алып кайтып китә. Егет, кичке мәктәптә укып урта белем ала, Уфага китеп, Башкортстан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый. Гаилә кора. Бик чибәр һәм эшкә уңган кызга өйләнә. Берсеннән-берсе матур, акыллы балалар үстерәләр.

Авыл клубында 25 ел бергә яшәгән гаиләләр хөрмәтенә чара оештыралар. Ул бик күңелле уза, анда гаиләсе белән әлеге егет һәм аның тәүге мәхәббәтен җимергән хатын да катнаша. Әлеге хатын, җаен туры китереп: “Ачу сакламыйсыңмы?” – дип сорый. “Юк. Синең сүзең  белем алырга ярдәм итте. Бик уңышлы өйләндем, берсеннән-берсе гүзәл балалар үстерәбез. Тормыш юлымның шулай булуына сиңа зур рәхмәт!” – ди егет.

 

Фото: flectone.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: