Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 апрель , 20:41

Колак ишетмәгән һөнәр ияләре

Парфюмерия иснәп, эт тырнагы кисеп тә акча җыеп була.

Колак ишетмәгән һөнәр ияләре
Колак ишетмәгән һөнәр ияләре

ВТБ банкы үзмәшгульләр арасындагы сирәк һөнәр ияләренең исемлеген бәян итте. Исемлек  эшкуарларның аларга банк аша түләүләре буенча ясалган.

Банк мәгълүматлары буенча, иң сирәк һөнәр ияләре грумерлар (эт, мәче ише җанварларны юындыручы, йоннарын алучы, тырнакларын кисүче,тешләрен, күз-колакларын чистартучылар), пар осталары (мунчаларда хезмәт күрсәтүчеләр), эвалюаторлар (парфюмер әйберләр экспертлары), бакчачылар, концертмейстерлар, диджейлар, капельдинерлар (театрларга килүче тамашачыларга урын күрсәтеп озатып куючылар). Аларга уртача бер хезмәт күрсәтү өчен түләү 8 мең сум тора икән.

Шулай ук геодезия һәм археология хезмәтләренә дә мохтаҗлык зур. Каен суы җыючылар да дифецит санала.

 

 

Уфа коткаручылары югалган 14 һәм 15 яшьлек ике үсмерне эзләү барышына йомгак ясады. Аңа караганда, аларның батып үлгән булуы ихтимал. Агыйдел елгасы буенда аларның биштәрләре, суда берсенең итекләре табылу шул хакта сөйли. Агыйделнең 80 чакрым яры буйлап 930 мең квадрат мәйдан тикшерелгән.

 

МЧС фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: