Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 март , 22:19

Кеше йөрәген ашап үз йөрәген дәваламакчы булган

Башкортстанда бер ир йөрәген дәвалау өчен кеше үтереп аның йөрәген ашаган.

Кеше йөрәген ашап үз йөрәген дәваламакчы булган
Кеше йөрәген ашап үз йөрәген дәваламакчы булган

Куергазы районында 47 яшьлек ир таныш булмаган пенсионерны үтерә һәм үзенекен дәвалау өчен аның йөрәген ашый.

Баш җитмәслек җинаять 26 февральдә була. Әлеге ир аңлатуынча,  ул үз йөрәге белән проблемаларны хәл итү өчен иблис белән килешү төзегән. Контракт шартлары буенча ул  кеше үтерергә һәм аның бу органын авыз итәргә тиеш булган. Корбанына оҗмахка чиратсыз керү каралган. Корбаны 65 яшьлек пенсионер булып чыга. Каннибал аның өенә килә, башына балта белән өч тапкыр суга һәм йөрәген кисеп ала. Аннары ул качып китә һәм аны якындагы тукталышта бер кеше янында ашый да башлый. Аннан аңа йөрәкне биреп, күмәргә куша.

Шуннан соң каннибал якындагы азык-төлек кибетенә кереп алкоголь эчә башлый. Аның хакын түли алмау сәбәпле, полиция хезмәткәрләрен чакырталар. Тентү вакытында аннан наркотиклар табыла. Ир-атны берничә тәүлеккә вакытлыча тоту изоляторына ябып куялар, анда өч көннән соң ул кеше үтерүен таный.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: