Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 февраль , 21:45

Тере кешене үле дип исәплиләр

Уфада яшәүче Александр Николаев суд аша елдан артык үзенең тере икәнен исбат итәргә тырыша. Бу хәлгә ул Читада яшәүче адашы үлгәннән соң тарыган.

Тере кешене үле дип исәплиләр
Тере кешене үле дип исәплиләр

Баксаң, 2021 елның 16 мартында Байкал арты краеның Чита шәһәрендә яшәүче адашы Александр Николаев үлгән икән. Аның белән исем-фамилиясе генә түгел, аталарының исеме, хәтта туган елы, ае, көне дә туры килгән. Аерма бары тик туган урыннарында гына.

2022 елда Уфада яшәүче Александр үзенең Daewoo Nexia машинасында китеп барганда ГИБДД туктаткан һәм документларын тикшергән. Аның үлүе сәбәпле, машина йөртү таныклыгын гамәлгә ярамый дип тапканнар. Шуннан соң машинасының да теркәвен гамәлдән чыгарганнар. Паспортын да гамәлсез дип тапканнар, ләкин аны кулында килеш калдырганнар.

Бәхеткә ул эшләп йөри һәм банк аша хезмәт хакы алуын дәвам итә. Дөрес, банклардан кредит алып караганы булмаган.

– Иң авыры машинада йөри алмыйм. Чөнки әниемне авылына кайтарырга кирәк була, ә ул өлкән яшьтә, – ди Александр.

Якын араларда аның эше Уфаның Калинин районы судында каралачак. Суд аны тере дип табармы, карар чыгарганнан соң язып чыгарбыз.

 

Фото: Уфа. Кп. Ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: