Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 февраль , 21:53

Кеше тәнендә сәгать бар

Баш мие иртәнге сәгать 10-12 ләрдә яхшырак эшли, бу вакыт – ижат итүчеләр сәгате. Ялгызлыкны кеше төнге 20-22 сәгатьләр арасында авыррак кичерә.

Кеше тәнендә сәгать бар
Кеше тәнендә сәгать бар

Хронобиология дигән яңа фән барлыкка килде. Ул кеше организмындагы табигать тарафыннан салынган, Кояш хәрәкәте, Ай фазалары белән бәйләнешле тормыш ритмнарын өйрәнә. Безнең әгъзаларыбыз, интеллектыбыз һәм җаныбыз тәүлеклек, айлык, еллык циклларга туры килә торган вакыт ритмнарында яши. Шул ритмнарга күз салыйк:

Кул бармаклары 15 һәм 16 сәгатьләр арасында аеруча җитез хәрәкәтләнә.

Кул кысышуларның (контакт) иң көчле чагы иртәнге сәгать 9-10 арасында.

Табибка барсагыз, исегездә тотыгыз – тән тиресе иртәнге сәгать 9ларда “укол”ны жиңелрәк кабул итә.

Спортчыларга: тәндәге мускул тукымаларм көндезге икенче яртыда яхшы хәрәкәтләнә.

Ашказаны сыекчасы көн уртасында аеруча яхшы бүленеп чыга.

Дөньяга балалар төн уртасыннан иртәнге 4 кә кадәр ешрак туа.

Иң түбән кан басымы иртәнге сәгать 4 һәм 5 арасында күзәтелә.

Үпкәләр 16 һәм 18 сәгатьләр арасында яхшырак эшли.

Ис, тәм сизү һәм ишетү 17 һәм 19 сәгатьләр арасында аеруча көчәя.

Баш мие иртәнге сәгать 10-12 ләрдә яхшырак эшли, бу вакыт – ижат итүчеләр сәгате.

Ялгызлыкны кеше төнге 20-22 сәгатьләр арасында авыррак кичерә.

Машина йөртүчеләр игътибарына: төнге сәгать 2дә күзнең күрү сәләте соң дәрәҗәдә түбәнәя.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: