Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 гыйнвар , 22:05

Өй, йорт-җир юрамышлары

Койма ауса – өй хуҗасы үлә.

Өй, йорт-җир юрамышлары
Өй, йорт-җир юрамышлары

Яңа өйгә мәче кертәләр: әгәр мәче өйне шунда ук үз итсә – урын, нигез әйбәт, чиста,  әгәр мәче чыгып китсә яисә тынычсызланса – урын бик үк әйбәт түгел, өшкертергә кирәк.

 

Түшәм өстендәге туфрак өстенә яңартып туфрак салсаң – шул өйдән үлек чыга. (“Тиң – тиңен, туфрак туфракны тарта” дигәннәр.)

 

Өй нигезенә ялгыш та тибәргә, сугарга ярамый – нигез корый, рәнҗи.

 

Койма ауса – өй хуҗасы үлә.

 

Тәрәзә чатнаса (ватылса) – бу йортка күз тигән, яисә хуҗасына күз тигергәннәр.

 

Йортның беренче нигез ташын кыз кеше салса – җылы була.

 

Йорт салганда өйнең дүрт почмагына бакыр акчалар куйсаң – бу йортта бәрәкәт, иминлек, байлык булыр.

 

Өй салганда стенага корыч кыстырсаң – явыз рухлар якын килми.

 

Хатыны үлеп тол калган кеше, кабат өй салырга туры килсә, нигез бүрәнәләоен хатын-кыздан тәгәрәттергән. Шулай иткәндә икенче мәртәбә ул тол калмый, имеш.

 

Яңа йортта беренче кырык көндә ялгыз кунсаң – шайтан керә, албасты баса, җен алыштыра.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: