Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 ноябрь 2023, 22:59

Чын батыр

Башкортстанда укучы малай бер хатын-кызны котырган эттән коткарган.

Чын батыр
Чын батыр

Благовещенда  яшәүче Алена К.га котырган эт һөҗүм иткән. Эт хатын-кызга ташлана һәм аның аякларын тешли башлый. Алена: “Коткарыгыз!”, – дип  кычкырып җибәрә һәм мәктәп ягына йөгерә. Аны ишетеп Тихон исемле тугызынчы сыйныфта  укучы яшүсмер йөгереп килә һәм, уйлап та тормыйча, эткә каршы ташлана.

Ул хатынны гәүдәсе белән ышыклап, эткә капчык белән кизәнә башлый. Эт качып китә.

– Куркуымнан кымшана да алмадым, ә эт  аякларымны тешли башлады. Көчемне җыеп: “Ярдәм итегез!” – дип, кычкырып, мәктәп ягына йөгердем, – ди  Алена.

Алена Тихонның әти-әнисенә тәрбия өчен рәхмәт белдергән.

 

Фото: “Панорама” гәзите сайтыннан.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: