Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 ноябрь 2023, 14:28

Көньякта көчле давыл булган

Урта, Мәрмәр һәм Кара диңгез ярларыннан чыгардай булып айкалып алды. Төркия шәһәрләре урамнарын су баскан.  Туапседа 6 метрлы дулкыннар каккан. Кырымда электр өзелгән, аквариумнардагы диңгез хайваннары һәлак булган. 

Көньякта көчле давыл булган
Көньякта көчле давыл булган

 Соңгы берничә көндә Төркиядә кар, яңгырлар ява, көчле җил исә. Кичә Төркиянең кайбер  шәһәрләре (Измир, Анталья, Бурса) урамнарын су басты, давыл котырды. Мондый көчле гарасат соңгы 80 елда  беренче тапкыр, дип хәтерли өлкәннәр. 77 яшьлек хатын-кыз вафат булган. 

Кырымлылар исә  27 ноябрь эшкә бармый, махсус хезмәтләр давыл нәтиҗәләрен төзәтү белән мәшгуль. Евпаториядә хәтта ял итүчеләрне эвакуацияләргә туры килгән. Севастопольдә маяк, причал юкка чыккан, Көньяк диңгезләр биологиясе институтының лабораториясен, китапханәсен су баскан. Музей-аквариумга салкын диңгез суы кереп, 800 диңгез хайваны һәлак булган. Тропик шартларга күнеккән җан ияләренә тозлы салкын су үлемечле тәэсир иткән.

Бу өермәне белгечләр Кырым тарихында иң көчлеләрдән, ди. 

Чыганак: РИА Новости.

Фото: Freepik.

 

Көньякта көчле давыл булган
Көньякта көчле давыл булган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: