Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 ноябрь 2023, 19:44

Заһит МУРСИЕВ. Песи

Песи гаҗәп җәнлек.

Заһит МУРСИЕВ. Песи
Заһит МУРСИЕВ. Песи

Песи гаҗәп җәнлек. Бер яктан ул йорт хайваны санала, ә икенче яктан дрессировкага бирелми, ат урынына җигелми, эт урынына юхаланмый, ит, сөт, май, йон, йомырка да бирми, үзе теләгәнчә яши бирә. Ә ни өчен ул изге мал дигәндә, шундый риваять бар. Борын-борын заманда гарәп якларында Әюп исемле кеше булган. Ул бер урында яшәмәгән, гел юл йөргән. Йөргән дә йөргән, һич тукталып бер урында яшәп китмәгән. Ни өчен ул шулай кыланганын беркем дә белмәгән. Әюпның аркасында капчыгы булган, шул ара-тирә кузгалгалап куя икән, димәк, эчендә тере нәрсә бар.

Бервакыт Әюп күрә, алда, сукмак читендә бер адәм утыра, ә аның каршында гаять олы зәһәр елан тора, ди. Ул кешегә ташланырга җыена, менә-менә сикерәчәк, бәхетсез бәндәне харап итәчәк. Шулчагында Әюп капчыгын җиргә куеп авызын ачып җибәрә. Аннан ялт итеп мәче сикереп чыга да еланга ташлана, аны буа башлый.

Кеше дигәнебез пәйгамбәр булып чыга. Ул шунда оак кына бармаклары белән песинең сыртын сыйпап утыра. Соры песиләрнең аркасында әле дә дүрт кара буй бар. Бу әкиятнең морале шунда инде: батырлык яки изге эш өчен гомер буе әзер булырга кирәк, хәтта гомереңне багышларга тиешсең.

Ләкин безне икенче мәсьәлә кызыксындыра. Песине кешенең сәламәт булмаган җиренә сыена диләр. Малай чакта безнең дә соры песи бар иде. Бу килә дә минем башка сыенып ята, бүрек сыман башны уратып ала. Ә мин аны алып ыргытам. Ә ул яңадан килеп ята. Соңгысында ачуланып, нык итеп ыргыттым, авыртынса башкача якын килмәс дип уйладым. Ләкин бераздан ул барыбер шым гына килеп урнашты. Тик мин йоклап бара идем, тимәдем.

Нигә песи алай кылана? Юк, без сәламәт идек, песи дәвасына мохтаҗ булмадык. Ләкин мин бөтен нәрсәне хәтерли идем, шулай ук еш кына кайчан нәрсә буласын алдан белә идем. Песи гомере кыска, соңыннан дүрт буйлы песи юкка чыкты. Ә менә шул сер гомерлеккә торып калды, кем кемгә кирәк булды икән, мин җәнлеккәме, ул миңамы? Әйткәндәй, аңардан соң минем сәләтләрем югала башлады.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: