Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 ноябрь 2023, 23:25

Ахмак адым үлемгә алып килгән

Нефтекама шәһәрендә яшәүче ир исерек килеш берәүне үтергән һәм үзенә кул салган.

Ахмак адым үлемгә алып килгән
Ахмак адым үлемгә алып килгән

Фаҗига күптән түгел  – 19 ноябрьдән 20 ноябрьгә каршы төндә булган. Исерек ир танышына  ау мылтыгыннан аткан, ә аннары берничә тапкыр аның башына мылтык түтәсе белән суккан. Яралардан ир-ат урынында үлгән. Шуннан соң палач үзенең сеңлесенә кылган эшләре турында хәбәр иткән һәм үләргә җыенуын әйткән. Бу хакта Тикшерү комитетының матбугат үзәге хәбәр итте. Гадәттән тыш хәл факты буенча “Үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Белгечләр вакыйга урынын тикшергән һәм суд экспертизасы уздырганнар. Хәзерге вакытта гаепләнүченең гаиләсе һәм башка шаһитлардан сорау алу бара. Фаҗига сәбәпләре һәм шартлары билгеләнә.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: