Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 ноябрь 2023, 21:19

Юл фаҗигасе мәхәббәткә китергән

Әгәр дә ул  кичтә авария булмаса, алар беркайчан да очраша алмаслар иде.

Юл фаҗигасе  мәхәббәткә китергән
Юл фаҗигасе мәхәббәткә китергән

13 сентябрь кичендә Уфаның Сипайлов урамында юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәткә Илназ Зөбәеров сәбәпче. Ул ВАЗ 2114 машинасында “Фиат Альбеа” таксиена  бәрелә. Бәрелү вакытында салонда берничә пассажир булган, аларның күбесе ул вакытта вак җәрәхәтләр генә алган. 19 яшьлек Адель Рысаеваның исә   башы җәрәхәтләнә һәм ул 21нче  хастаханәгә салына.

Икенче көнне Илназ, кыз алдында гаебен сизеп, аның янына хастаханәгә килә һәм ике арада мәхәббәт кабына. Кыз хастаханәдән чыккач, өйләнешергә булалар.

– Илназ минем өчен бик борчылды, үз-үзен гаепләде. Ул минем белән элемтәгә кереп, нинди күчтәнәчләр кирәклеген сорады. Мин колбаса, икмәк һәм сыр китерергә сорадым. Ул боларның барысын да алып килеп миңа бутерброд ясады, мин аның тәмен гомерлеккә истә калдырдым! Гади бутерброд кебек иде, ләкин шундый кайгырту белән эшләнде, – дип искә төшерә кыз. Адель сүзләренчә, әгәр дә ул бәхетсез кичтә авария булмаса, алар Илназ белән беркайчан да очраша алмаслар иде.

Яшьләр шушы көннәрдә никах укыткан, 16 декабрьдә  туй ясарга җыеналар.

 

Адель Рысаева фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: