Барлык яңалыклар
Дөнья бу
31 октябрь 2023, 20:25

Әбисен үтереп туңдыргычка яшергән

Зианчура районы Идәш авылында яшәүче пенсионер хатын июль аенда югалып, аны эзләү башланган иде.

Әбисен үтереп туңдыргычка яшергән
Әбисен үтереп туңдыргычка яшергән

Югалу турында полициягә аның баласы хәбәр иткән. Пенсионер белән бер үк вакытта оныгы да юкка чыккан булган. Аның карчыкның милкен урлау ихтималлыгы фараз ителде. Күптән түгел пенсионерның гәүдәсе  туңдыргычта табылган иде. Аны тукмап үтереп, туңдыргычка яшереп куйганнар.

Шушы көннәрдә югалган онык та табылган. Аңа 30 яшь. Ул әбисен үтерүен таныган. Бу хакта Күгәрчен районы судының матбугат үзәге хәбәр итте. Үтерү сәбәпләре матди нигездә булган дип фаразлана.

 

Фото:Ксения Калинина /  bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: