Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 октябрь 2023, 22:31

Заһит МУРСИЕВ. Язмыш сабак укыта

Бу хәлсез картлык адәм баласына нигә кирәк икән дип күп уйландым.

Заһит МУРСИЕВ. Язмыш сабак укыта
Заһит МУРСИЕВ. Язмыш сабак укыта

Бу хәлсез картлык адәм баласына нигә кирәк икән дип күп уйландым. Ниһаять, аңладым, әйе, яши-яши, картая-картая гына башыма барып җитте. Кеше гомере болай икән: башта һәрвакыт тыңлашасың, кушканны үтисең. Аннары сирәкләп кенә, шөрләү катыш кына кушылганны тыңламый карыйсың. Шуннан инде мин сезгә аңгыра сарыкмы әллә дигән фикер туа. Акрынлап, ник мин гел башкаларны тыңладым, алар миңа кем булган соң, дигән үкенү барлыкка килә.

Хәзер мин олы яшьтә, акыл бирүчеләр дә аз, чөнки миннән өлкәнрәкләр аз калды, тыңлаучан малай булырга да теләгем юк. Шуңа күңел куана, соңгы көнне мин үзем булып җантәслим кылачакмын бит. Ул мизгелдә мин түгел, мине тыңларлар. Әгәр, әлбәттә, нидер әйтергә теләгем булса.

Заһит МУРСИЕВ фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: