Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 сентябрь 2023, 11:27

“Обонато”

Кыргыйлардан үрнәк алыйк.

“Обонато”
“Обонато”

Антpoпoлoг Африкадагы кыргый кабилә балаларына бер уен тәкъдим итә. Ул агач янына  җиләк-җимеш тутырылган кәрзин куя. “Кем беренче йөгереп кәрзинне кулына ала, ул тулысынча аңа була”, – ди һәм кулын селтәгәч йөгерергә куша. Ул хәбәр бирү белән балалар укмашып, бер-берсенең кулларына тотынып күмәкләп йөгереп киләләр. Антрополог аптырап моның сәбәбен сорый. “Обонато”, – дип җавап бирә балалар. Ул сүз аларча “мин без булганда гына исән”, дигәнне аңлата. Ягъни “бар бала кызыгып торганда, бер бала бәхетле була алмый”. Аларда бердәмлек, коллективизм бик көчле булып чыга.

Ә бездә балалар нишләр иде?

 

Фото: proza.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: