Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 сентябрь 2023, 21:37

Икмәктә суалчан!

Русиядә икмәктән тырнак, резин бармакчык, хәтта тычкан, комык  кебек җанварлар да чыгу очраклары  булганы бар.

Икмәктә суалчан!
Икмәктә суалчан!

Ишембай шәһәрендә яшәүче бер кеше кибеттән икмәк сатып алган. Тәмләп ашарга утырып икмәкне телемләп кисү белән аннан бөҗәк килеп чыккан. Әлеге ир аны фотога төшереп Русия кулланучылар җәмгыятенә хәбәр иткән. Аннан икмәкне кире кибеткә илтергә, гариза язып акчасын кайтарып алырга киңәш иткәннәр. Гаризаны нинди тәртиптә язырга кирәклеген дә аңлатканнар: анда аның хакы, сатып алган көн һәм вакыт күрсәтелергә тиеш икән.

Берничә ел элек Уфада икмәктән тимерчыбык һәм чәч чыгу очрагы булган иде.

Русиядә икмәктән тырнак, резин бармакчык, хәтта тычкан, комык  кебек җанварлар да чыгу очраклары  булганы бар.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: