Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 сентябрь 2023, 21:49

Нинди халыклар сөт эчми?

Кайбер милләтләр сөтне гасырлар буена кулланмыйлар.

Нинди халыклар сөт эчми?
Нинди халыклар сөт эчми?

Хакыйкать буенча, барлык кешеләр дә сөтне үзләштерү сәләтенә ия булырга тиеш. Аны кабул итмәү очраклары билгеле бер организмның индивидуаль үзенчәлекләре белән генә аңлатыла ала. Әмма билгеле булганча, кайбер милләтләр сөтне гасырлар буена кулланмыйлар, чөнки галимнәр ачыклаганча, лактозаны яратмыйлар. Һәм бу халыкларның күбесе Азия халыклары.

Лактоза – барлык имезүчеләрнең дә диярлек сөтенең бердәнбер углевод макрокомпоненты. Аны организм үзләштерсен өчен башка махсус фермент – лактаза кирәк. Аны нечкә эчәклекнең урта өлешендә урнашкан күзәнәкләр эшләп чыгара. Әгәр эчәклектә лактаза эшләп чыгарылмаса, лактоза микрофлорасының тереклек эшчәнлеген көчәйтә, ә бу организмдагы суның тоткарлануына китерә.

Вьетнамлылар, кытайлылар, японнар, шулай ук Тын океан Кече Азия утраулары халкы барлыкка килгәннән бирле терлек асрамаган, ә игенчелек, яшелчә-җимеш үстерү, балык тоту белән шөгыльләнгәннәр. Сөт кабул итмәгән бу халыкларның организмында мутация барлыкка килеп лактозага битарафлык туган. Ә менә мең еллар буе терлекчелек белән шөгыльләнгән азиатлар: татар, башкорт, казах, кыргыз, монгол, чукча, калмык, хант, манси кебек милләтләр сыер, кәҗә, бия, дөя һәм болан сөте эчәләр, һәм күпләр өчен ул төп азык продукты булып тора.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: