Кичә, 14 сентябрьдә, Уфаның Дим бистәсендәге “Орион” балалар иҗат сарае яныннан үтүчеләр аптыраткыч күренешкә тап була: көпә-көндез урам буйлап берничә шәп-шәрә ир-ат йөрүен күрә алар. Күпләрне бу күренеш көлдерә, ә кемнәрнеңдер ачуын чыгара: чөнки болар балалар алдында шәрә йөри ич! Социаль челтәрләргә куелган фотодан да аларга 5-6 яшьлек сабый карап торуын күрергә мөмкин. Интернет-кулланучылар фикеренчә, алар я бәхәстә отылып, шәрә йөрергә мәҗбүр, я берәр тренинг биремен башкара.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәлегеннән хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре шәрә ирләрнең кем икәнлекләрен ачыклау эшенә керешкән.
Чыганак: https://www.bashinform.ru