Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 август 2023, 23:22

Заһит МУРСИЕВ. Консерва

Үскән чакта туйганчы балык консервасы ашарга хыяллана идем.

Заһит МУРСИЕВ. Консерва
Заһит МУРСИЕВ. Консерва

Барлык теләкләреңнең кабул булуыннан курык, дигән сүз бар. Магазинга керсәм шул искә төшә дә куя.
Үскән чакта туйганчы балык консервасы ашарга хыяллана идем, авыз суларын китерә иде шул тәмле ризык. Менә бермәлне (җитмешенче еллар) Байкыбаш авылындагы сельхотехникада бер бина төзи башладык. Ә ашарга юк. Предприятие ашханәсенә безне кертмиләр, чөнки эшчеләрен ашатып өлгерәлмиләр. Үз акчабызга магазиннан консерва алып тукланабыз. Икмәк нык дефицит, безгә сатмыйлар.
Консерва байлар ризыгы – тәмле. Ашыйбыз бер көн, ике, өч... Бер атна узганда ашап булмый иде инде, тамакка этеп кертәбез. Ә ул кабул итми, без һаман этәбез, кем көчлерәк. Косасы килә. Ике атна түзә алдым, шуннан ничектер җаен табып качып киттем. Ләкин консервафобия чире гомерлеккә калды.
Шулай итеп, теләк теләгәндә чамасын белергә кирәк икән.
 
Фото: bangkokbook.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: