Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 август 2023, 18:35

Асылынып үлү

Чираттагы җәнҗалдан соң Мөрсәлим асылынырга булды.

Асылынып үлү
Асылынып үлү

Чираттагы җәнҗалдан соң Мөрсәлим асылынырга булды. Хатынына асылыначагын искәртеп, келәткә чыгып китте. Өстәл куеп, өстенә урындык  утыртты, аңа менеп, элмәк элде, аны кием эченнән биленнән бәйләде. Читтән караганда асылынган кеше кебек тоелса да, бау билдән генә алынган иде.

Ире озак кына югалып торганнан соң карчыгы Гамбәрия абзар-кураларны урап, келәткә кереп иренең эленеп торган гәүдәсенә тап булды. Карчык коты очып кычкырып җибәрде, аның тавышына ихатасында йөргән күршесе Сәлимә йөгереп килеп кереп хәлне күрде һәм Гамбәриягә участок полициясенә хәбәр итәргә кушты. Үзе мәетне саклап калачагын әйтте. Хуҗабикә чыгып киткәч күзе келәттәге әйберләргә төште. Киштәдәге чиректәге балны, эленеп торган итне алып үзләренә кертеп чыгу уе белән ишеккә юнәлде. Бу хәлләрне күреп торган Мөрсәлим каты итеп:

– Итне булса да калдыр, – дип кычкырып җибәрде. Сәлимә күзләрен шар ачып идәнгә ауды.

Бераздан Гамбәрия участок полициясе белән ишектән килеп керде. Полиция хезмәткәре ишек төбендә яткан Сәлимәнең пульсын карагач, тыныч кына мәрхүм янына узды. Өстәлгә басып ауган урындыкны торгызып, үзе менеп басып, пычак белән бауны кисә башлады. Урындыкның ике кешене күтәрүенә шикләнгән Мөрсәлим участковыйның биленнән кысып алды һәм:

– Саграк  кис! – дип әйтеп куйды. Бу хәлдән соң полиция хезмәткәре белән Мөрсәлим кочаклашып идәнгә тәгәрәп төштеләр.

Фото: 168.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: