Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 август 2023, 22:53

19 яшьлек егет гомерлеккә хөкем ителде

Казанда гимназия бинасында атыш оештырган Илназ Галәвиев Тоз-Иле (Соль-Илецк) шәһәренә озатылды.

19 яшьлек егет гомерлеккә хөкем ителде
19 яшьлек егет гомерлеккә хөкем ителде

Татарстанның Югары суды Илназ Галәвиевка хөкем карары чыгарган иде. Бу процесс 2022 елның ноябрендә башланды. Суд егетне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте, җинаятьче гомерлеккә хөкем ителүчеләр тотыла торган “Кара дельфин” дип аталган колониягә озатылды. Ул Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә урнашкан.

Илназ Казанның 175нче гимназиясендә  атыш оештырып, 7 бала (4 малай һәм 3 кыз), 2 укытучы һәлак булган иде. Янә 21 бала төрле яралар белән хастаханәләрдә дәваланды.

Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкиле Ирина Волынец террорчының гаиләсе һәм  шәхси тормышы турында сөйләп, түбәндәгеләрне җиткерде.

– Атыш оштыручы финанс ягыннан җитеш, имин гаиләдә үскән. Ул дәрәҗәле югары уку йортында укыган, ата-анасы аның укуы өчен вакытында түләп барганнар. Шулай булса да, террорчы алар белән аралашмаган, озайлы конфликтта булган, шул сәбәпле  йортын ташлап чыгып киткән булган.

19 яшьлек Илназ Галәвиевның бу адымын берничек тә аклап булмый. Ләкин бу фаҗигане бер яклап кына аңлату дөрес булмас иде.

Әгәр Илназ мәхәббәтле гаиләдә туып-үсеп, яраткан бала булып тәрбияләнсә, әгәр интернет, телевидение үтерү-көчләү тапшыруларын чикләсә, әгәр җәмгыять миһербанлылык тәрбияләсә, ул укыган көллияттән аны кумый, сәбәпләрен ачыклап, тәрбия белән шөгыльләнсәләр, бу хәл булыр идеме икән?

 

ТАСС фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: