Элек авылда, иске генә бер өйдә әби белән бабай яшәгән. Аларның Ләйсән исемле бик матур кызлары булган. Аны әби белән бабай бик яратканнар. Ләйсәннең Гайшә исемле иптәш кызы булган. Ул бик көнчел икән. Ләйсәннең матурлыгыннан көнләшкән.
Менә җәй үтеп, кыш җиткән. Беркөнне патша үзенең малаена хатын эзләргә чыккан. Бу вакытта Ләйсән чишмәдән су алып кайтып килгән булган. Патша кызны күрү белән, аны ошаткан һәм малаена алып бирергә уйлаган. Гайшә моны ишеткән дә, тагы да ныграк көнләшә башлаган. Ул сихерчегә барып, Ләйсәнне ямьсез кызга әйләндерергә кушкан. Икенче көнне патша, Ләйсәннең ямьсезлеген күргәч, бик көенгән һәм кайгырып, өенә кайтып киткән.
Менә тагын кыш үткән, матур яз җиткән. Кояш кыздырган, көннәр җылынган. Табигать яшел хәтфәгә төренгән. Кояш, болыт һәм яңгыр үзара сөйләшеп, ничек тә булса Ләйсәннең ямьсезлеген бетерергә, кызны элекке хәленә кайтарырга уйлаганнар.
Бер көнне, Ләйсән тышта эшләп йөргән вакытта, алар серле яңгыр яудырганнар. Бу яңгыр сулары кызның йөзендәге шадраларны, җыерчыкларны бетергән һәм аны бик гүзәл затка әйләндергән.
Ләйсән дә, әби белән бабай да, халык та моңа бик шатланган. Патша малаен Ләйсәнгә өйләндереп, гөрләтеп туй үткәргән. Ә Гайшә көнләшүеннән һәм комсызлыгыннан шартлап үлгән.
Шуннан бирле беренче язгы җылы яңгырны кешеләр “Ләйсән яңгыры» дип атап йөртәләр.
(1998 елда Башкортстанның Авыргазы районы Куҗак авылында Заһира Нәфыйковадан (1926 елгы) Рәзилә Әрдәширова язып алган.)
Фото: pokayadoma.ru