Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 июль 2023, 22:20

Ял иткәндә дә үлем сагалый!

Узган шимбә Мари Элда көчле давылларда һәлак булучылар булды. Алар арасында башкортстанлылар да бар.

Ял иткәндә дә үлем сагалый!
Ял иткәндә дә үлем сагалый!

Узган шимбәдә, 29 июльдә, Мари Эл республикасында көчле давыл булды, шул сәбәпле Таир һәм Яльчик күлләре районында 27 кеше зыян күрде һәм сигез кеше, шул исәптән өч бала һәлак булды. Табигать казасында су буенда ял итүчеләрнең палаткаларына  агачлар ауган. Давыл аркасында үлүчеләр арасында Башкортстанның Стәрлебаш районында туып үскән 32 яшьлек Гөлнара С. һәм аның ике кечкенә баласы да бар. Бер балага ике яшь тулган, ә икенчесе быел гына туган булган. Һәлак булучының ире  Волжск шәһәре хастаханәсендә авыр хәлдә.

Хәзерге вакытта 10 кеше хастаханәдә дәвалана, аларның икесе авыр хәлдә. Барлыгы шул бәхетсез шимбәдә сулыкларда ял итәргә машиналарда 500гә якын кеше килгән булган. Алар барысы да давылның эпицентрына туры килгән.

Шул ук көнне  Татарстанда Казан янында Боровое Матюшино бистәсендә агач туристлар ял иткән палаткага төшкән. Нәтиҗәдә 14 яшьлек кыз һәлак булган.

30 июльдә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җилнең кинәт көчәюе аркасында штормлы кисәтү игълан итте. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә төбәктә секундына 22 дән 27 метрга кадәр җил булуы мөмкин.  Сакланыгыз!

 

Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: