Дөнья бу
23 Июля 2023, 05:12

Их, кызлар, ник пычак астына керәсез?

Косметологик операция ясатырга җыенган 22 яшьлек кыз вафат булган. 

Их, кызлар, ник пычак астына керәсез?Их, кызлар, ник пычак астына керәсез?
Их, кызлар, ник пычак астына керәсез?

Соңгы чорда косметологик операцияләр шаукымы башланды. Матураерга тырышучылар да, аларга кыйбатка операция ясарга алынучылар да табылып тора. Гәрчә мондый операцияләрнең корбаннары турында хәбәрләр бихисап. 

19 июльдә Махачкаланың Дагыстан Геройлары урамындагы фатирда булган фаҗигале хәл күпләрне теттрәтте. 22 яшьлек кыз, 18 мең сум түләп, янбашын матурлатырга карар итә. Интернеттагы игълан буенча, бер хатын-кызның фатирына бара. 

Тәдә косметолог кызга авыртуны баса торган  препарат кадый. Кыз шунда ук үзен начар хис итә башлый һәм ун минуттан гомере өзелә -- аңа анафилактик шок була.

Дус кызлары кызны бу косметологка бармаска озак үгетләгән. Моңарчы ул керфек үстерү буенча мастер булып эшләгән. Косметология буенча күптән түгел генә сертификат алган. Моның өчен нибары ике атналык курс узу кирәк булган.

Әлеге вакытта косметолог  тоткарланган. Сорау алганда ул үзенең медицина белеме юклыгын хәбәр иткән.

Их, кызлар, рекламадан башыгызны югалтып, пычак астына ятарга ашыкмагызчы! Табигый матурлыкка ни җитә!

Фото: Иҗтимагый челтәрләр.

Их, кызлар, ник пычак астына керәсез?
Их, кызлар, ник пычак астына керәсез?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас