Дөнья бу
17 Июля 2023, 06:55

Әнәс САФУАНОВ. Йоматау сөяркәсе

– Сөяркәсенең адресын әйтсен! Эш урынын белеп, хәбәр итәргә, фашларга кирәк!

Әнәс САФУАНОВ. Йоматау сөяркәсеӘнәс САФУАНОВ. Йоматау сөяркәсе
Әнәс САФУАНОВ. Йоматау сөяркәсе

Бүлектәге гауга Мәгариф Йоматау санаториеннән кайткач башланды. Басынкы, азсүзле, үзен күбрәк җитди тота торган Мәгариф, әкрен табигатьле булса да, үз эшен төгәл һәм вакытында башкара торган кеше. Тиешеннән арттырмыйча гына шаярта да белә, туры сүзле булса да, кеше рәнҗеткәне юк. Шаяртып сөйләшкәндә дә йөзен җитди тотканга, аның кайчан дөрес сөйләгәнен, кайчан шаяртканын белүе кыен иде.

– Мәгарифнең уены-чыны бергә, – диләр, аның турында хезмәттәшләре.

Санаторийдән кайткач, барысы да Мәгариф тирәсендә кайнашты. Тәмәке көйрәткәндә:

– Я ничек Йоматау? Ял ничек булды? Кай чирләреңә файдасы һәм зыяны тиде? – кебек сораулар, шаяртулар яуды.

Янәсе бу мыштым тик кенә йөрмәгәндер әле. Берәр чибәркәйне эләктергәндер. Булдырыр, үз җаен үзе белә торган кеше ул һ.б.

Мәгариф аларга артык исе китми генә:

– Соң егетләр, кем ял йортында берүзе каңгырып йөри дә, төннәрен ялгыз уздыра? Үзегез белмәгән нәрсә бар? – дип кенә куйды.

Шулай шаярышып таралыштылар. Тик Рәхим генә һаман үзенекен итте:

– Шулай да, сөйлә әле! Дус булып йөрисең. Мәхәббәт фронтында уңышлар ничегрәк?

– Нигә мин синнән яшерим? – диде Мәгариф әкрен генә. – Һич яшермим.

– Я, я! Ниндирәк кызыкай? Чибәрме?

Рәхим, ишетәсе яңалык күңелен, тәнен кытыклагандай, биегән сыман, кыбырсып, сораштыра башлады.

– Чибәрме, дип. Миңа ошады. Бик күрәсең килсә, менә фотосы. – Мәгариф Рәхимгә төсле фото күрсәтте.

– О-о-о! Чибәр дисәң дә чибәр! Ә фигура... Үзең дә егет икәнсең. Ничек бу хәлдә карточкага төштегез?

Рәхим фотоны кулына алып, җентекләп тикшерде. Тагы да нәрсәдер күрергә теләгәндәй, аны әйләндереп-әйләндереп карады, хәтта.

– Бәй, су коенып чыгып килгәндә бер мут күз фотограф эләктереп алган. Яңадан миңа күрсәтте дә: “Я сатып ал! Я өеңә салам”, – ди. Илле сумны чыгарып салырга туры килде.

– Ә ничек курыкмый кесәңдә йөртәсең? Хатының күрсә, харап бит.

– Ертып ташларга жәл. Истәлек. Эш урынында саклармын, дим.

– Э-э-эх! Малай! Ну бәхет үзендә. Исеме ничек соң? Сер түгелдер бит?

– Гуля.

– Матур исем. Нәрсә, марҗамыни?

– Юк. Мин аны яратып шулай атыйм. Үз исеме Гөлчирә.

Шуның белән ике арада сүз бетте дияр идек тә...

Мәгариф икенче көнне бүлектә үзенә карата булган үзгәрешне сизенде. Кайсы кызыксынып, кайсы көнләшеп карады, ә инде кайбер хатын-кызлар нәфрәт тә сиздерә дә башлады.

Бераздан Мәгарифне профкомга чакыртып алдылар. Профком рәисе ачулы гына:

– Я, я, уз, кияү егете! Мәхәббәт күбәләге, йөрәк корты! – дип каршы алды. – Әйдә! Сине директор чакыра.

Директор рәискә:

– Я! Нәрсә дип менә мондый өстерәлчекләргә юллама бирәсең? – Ул Мәгарифнең әйтә башлаган сүзен әмерле тавышы белән бүлдерде. – Бүгеннән башлап эш хакың – иң түбән тарифка, квартал премиясен сызарга! Тринадцатыйны оныт! – ул профсоюз әһеленә ачулы карады.

– Ә син...

– Ми-мин, без аның бозыклыгын профкомда тикшерәчәкбез.

– Нинди профком?! Тиз арада җыелыш җый! Башка сөйләшәсе сүзләр дә бар! Барыгыз!

Озакка сузылмый жыелыш оештырылды. Көн тәртибендә күп кенә сораулар булса да, барысын да иң соңгы мәсьәлә: “Инженер М. Иркәевның әхлакый тәртибе” кызыксындыра иде.

Сөйләүләр күп булды, кул күтәреп, җитди мәсьәләләр хәл ителде. Ләкин барысының да уе бер генә – тизрәк соңгы сорауга күчү.

Менә рәис инженер М. Иркәевның Йоматаудагы хыянәт юлын тәфсилләп аңлатты.

Сүзне Мәгарифкә бирделәр. Ул халык алдына чыгып баскач, зал тынып калды. Ниндидер бер һуш китәрлек маҗара көткән кебек, барысы да шым булды.

– Я, сөйлә! Өстерәлчек, – диде директор. – Ничек очраштыгыз, таныштыгыз? Ничек бу юлга бастың?

Мәгариф тыныч кына:

– Аның нәрсәсен сөйлисең инде. Ялда булдым. Дөрес, бер үзем генә түгел. Икәүләп – Гуля, ягъни сөйгәнем Гөлчирә беләк.

– Ах, оятсыз!

Бу сүзне залдан битендәге җыерчыкларын кершән белән дә каплап бетерә алмаган бер ханым кычкырды.

– Сөяркәсенең адресын әйтсен! Эш урынын белеп, хәбәр итәргә, фашларга кирәк!

– Әйтәм, ник әйтмәскә? Без аның белән санаторийда танышмадык. Бергә бардык. 24 көн бер бүлмәдә яшәдек.

Зал “гөж” килде. Кайбер хатын-кызлар Мәгарифкә аерым сокланып, ирләр көнләшеп карады. Яшьрәк кызлар ниндидер бер кыенсыну белән, кызарынып, күзләрен аска төбәде. Кайберләре инде, гөнаһ уйларга бирелеп, үзләре дә сизмәстән урыннарында кыбырсып алдылар.

Мәгариф, директорның нидер әйтәсен шәйләп, аны бүлдерде:

– Менә сез, Гадел Турыевич, быел ялга бер үзегез генә бардыгызмы, әллә икәүләпме? – диде.

Гаепләнүче ягыннан мондый һөҗүмне көтмәгән директор аптырап калды, йөзенең кызыллыгы көрәнгә әйләнде.

– Я, барса соң! Мин бит үз кәләшем белән бардым. Сөяркә белән түгел. Оялыр идең... Э-эх! – ул әйтәсе сүзен әйтеп бетерми, кулын селтәде. Янәсе нәрсә сиңа сөйләп торам әле, адәм актыгы.

– Ә мин? Мин кем белән бардым? Мин дә үземнең законлы хатыным, яраткан бичәм Гуля-Гөлчирәм белән бардым. Ул үзенең эшләгән җиреннән путевка алды, мин... Үзегез беләсез!

Бу сүз залдагыларга түшәм җимерелеп төшкәндәй тәэсир итте.

Директор бар булган нәфрәт утын профком рәисенә атты, ә тегесе рикошет белән Рәхимгә юнәлтте. Рәхим инде, кереп югалырга җир тишеге эзләгәндәй, башын түбән иеп, идәнгә текәлгән хәлдә утыра иде.

Әнәс САФУАНОВ. Йоматау сөяркәсе
Әнәс САФУАНОВ. Йоматау сөяркәсе
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас