Дөнья бу
14 Июля 2023, 03:33

Караидел – Ганг түгел шул...

Уфаның Сипайлово бистәсендә ике һинд студенты Караидел аша йөзеп чыгарга була да, чак батмый кала.

Караидел – Ганг түгел шул...Караидел – Ганг түгел шул...
Караидел – Ганг түгел шул...

Бу хәл атна башында, кызулык +40 җиткән көннәрдә була. Уфаның Сипайлово бистәсендә ике һинд студенты кем тизрәк Караидел аша йөзеп чыга дип бәхәсләшәләр. Бәхәс беркем файдасына да хәл ителми. Елга уртасына җиткәч, аларның икесенең дә хәлләре бетеп, бата башлыйлар. Бәхеткә, елга уртасында бакен була. Студентлар шуңа тотынып, ярдәмгә чакыра башлый. Аларның тавышларын ишетеп, якындагы «Берег солнца» пляжында кизүдә торучы коткаручылар килеп җитә. Алар студентларны катерда ярга алып чыга. Шулай, Караидел – Ганг түгел шул...

Чыганак: mkset.ru

Фото: ufa.mk.ru

Караидел – Ганг түгел шул...
Караидел – Ганг түгел шул...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас