Дөнья бу
13 июль 2023, 12:00

Туапседа табигать афәте

Туапседа бер тәүлектә өч айлык яңгыр яуган.

Туапседа табигать афәтеТуапседа табигать афәте
Туапседа табигать афәте

Краснодар краеның Туапсе районында бер тәүлек эчендә  өч айлык явым-төшем яуган. Елгалар, ярларыннан ташып, диңгезгә ургылган. 11 торак пунктны, ике балалар бакчасы, ике мәктәп һәм стадионны су баскан. Ташкын үз юлында кайбер шәхси йортларны, кибетләрне, машиналарны агызып киткән.  Байтак корылмалар су һәм ләмнән  зарар күргән. Кешеләр арасында да югалтулар бар. Туапсены су басканда хәбәрсез югалган 2003 елгы кызның һәм 1956 елгы ир-атның гәүдәләрен диңгездә тапканнар.   

Туапсеның балалар шифаханәләрендә һәм лагерьларында хәзер 13 меңгә якын бала тәрбияләнә, аларны чиста су, кирәк булган бар нәрсә белән тәэмин итү өчен барлык чаралар күрелә.

Чыганк: ТАСС.

Туапседа табигать афәте
Туапседа табигать афәте
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас