

Шәһәр малае Алмаз бездә эретеп ябыштыручы – сварщик булып эшли. Моннан 5-6 ел элек авыл кызына өйләнеп, матур тормыш корды. Хәзер ул белән кыз үстереп яталар. Узган атнада, графиктан тыш эшләгән көннәре өчен атналык ял сорап, гариза язып кергән иде. Сәбәбен белешкәч: “Тракторчы булып эшләгән кайната имгәнгән. Хуҗалыкта төзәтәсе эшләр күбәйгән. Көннәр матур торганда авылга кайтып, кайнатага булышырга кирәк”, – диде.
Чыннан да, ихатадагы ябыштыру, тимер-томыр эшләре хайран җыелган булган. Алмаз биш көн буе иртә таңнан караңгы кичкә кадәр алар белән маташа. Кайнанасы аны көн дә суганлы йомырка тәбәсе белән сыйлаган, чөнки ул Алмазның иң яраткан ризыгы икән. Киткән чакта бер кәрҗин йомырка тоттырганда: “Кияү балакай, тавыкларныкы бетеп китте, болары күркәләрнеке”, – дигән.
Алмазга бу кисәтү нык тәэсир итә. Юл буе борчылып кайта. “Тавык, бытбылдык, үрдәк, каз йомырка сала. Ләкин үземнең бары тавыкныкын гына ашаганым бар. Бытбылдыкныкын хатын балаларга ала. Ә күркә йомыркасы белән нишләргә? Аны кая куярга?” – дип баш вата. Фатирга кайтып керүгә, хатынына бу турыда әйтә. Хатыны кәрҗинне ачып карый да, шаркылдап көлеп җибәрә: “Әй, җаным, болар бит тавык йомыркалары! Үзебезнеке беткәнгә әни күршеләрдән
алган. Ә аларның кушаматы – “күркәләр”, – дигән.
Фото: freepik.com