

Гражданнар сугышы вакытында кызыллар Подлуб, Дәвеш авылларына җитмәстән тукталып кала. Бу авыллар әле аклар кулында була, ә аларның кызылларга каршы сугышу өчен солдатлары җитми. Шунлыктан ак армия вәкилләре килеп авыл ирләрен үгетләп йөриләр, әйдәгез, безнең якта сугышыгыз, диләр. Көненә сигез сум хак түлиләр. Бер төркем ир бу тәкъдимгә риза була. Алар иртүк торып китәләр дә, окоптан торып кына кызыллар ягына аткалап яталар. Кич булуга йокларга өйләренә кайталар. Берзаман фронт кузгала. Хәзер инде Дәвеш белән Подлуб кызыллар тылында кала. Болар да килеп үгетли башлый, безнең якта сугышсагыз җидешәр сум түлибез, диләр. Ләкин авыл мужиклары инде аңлап ала – бу хәлдән файда сыгарга мөмкин бит. Һәм алар ризалашмаган булып кылана. Кызыллар көнлек хакны сигез сумга кадәр күтәрергә мәҗбүр булалар. Шулай итеп, фронт бу тирәдән Аскын якларына китеп өлгергәнче, акча затын бик сирәк күргән крестьяннар шактый мая туплап өлгерә.
Бу хәлне миңа әтием Гата мәзәк итеп көлә-көлә сөйли иде.
Заһит МУРСИЕВ фотосы.