

Дөньядагы иң яшь әти Яңа Зеландия дәүләтеннән. Ул 11 яшендә әти булган. “Нью зеланд геральд” гәзите мәгълүматлары буенча, яшүсмернең башын 36 яшьлек укытучысы әйләндерә. Ул аңа сыра тәкъдим итә һәм аның белән мөнәсәбәткә керә. Ул вакытта аңа 11 яшь кенә була, хатын аның белән тагын бер ел элемтәдә тора. Нәтиҗәдә, азгын педагог укучыдан балага уза.
Русиядәге иң яшь әти Пермь өлкәсеннән Миша Николаев. Ул 14 яшендә әти була. Миша Николаевның улы Вадим туа, ә Миша үзе Русиядә иң яшь әти дип таныла. Баланың әнисе 15 яшьлек икетуган сеңлесе Настя була. Йөклелек турында белгәч, яшүсмерләр шунда ук барысын да олыларга сөйлиләр. Гаилә советында баланы калдырырга карар итәләр.
Фото: astero-studio.ru