Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 Май 2023, 09:30

Люция ӘБЛИЕВА. Замана чире

“Сәлфи ыздилал диме соң? Сәлфи исемле бер имансызы аның оныкчасын… тәүбә-тәүбә “ыздилать” иткәнме әллә? Нинди гөнаһларым өчен, оҗмах ишекләрен ачам дип торганда, мондый хәбәр  ишеттерәсең и, Раббым?!” 

Люция ӘБЛИЕВА. Замана чире
Люция ӘБЛИЕВА. Замана чире

Фатыйма карчык, өйләренең икенче катына баскычтан  менеп киткән оныгы Алсу артыннан: “Сөбханалла!” – дип  әйтеп калды.

“Кош тотканмыни!” – дип  уйлап куйды кәнәфидә дисбе төймәләрен тартып утырган карчык. Тик колакларны каплап куеп буламыни? Бераздан икенче этаждан Алсуның: “Представляешь,  селфи со мной сделал! Представляешь!” – дигән тавыш ишетелде.

Шатырдап торырлыгы булмаса да,   Фатыйма карчык урысчаны үзенчә шактый гына сукалый.  Шулай да бу юлы  Алсуны аңлап бетермәде.

 “Сәлфи ыздилал диме соң? Сәлфи исемле бер имансызы аның оныкчасын… тәүбә-тәүбә “ыздилать” иткәнме әллә? Нинди гөнаһларым өчен, оҗмах ишекләрен ачам дип торганда, мондый хәбәр  ишеттерәсең и, Раббым?!” 

Яше байтак булу сәбәпле, Фатыйма карчыкның икенче этажга менәрлек рәте юк иде. Менсә, бөртекләп, төбенә тоз салганчы сорашыр иде  сорашуын оныгыннан ни булганын. Башка юл юк – Фатыйма карчык улы, йә булмаса, килененең кайтканын дүрт күз белән көтә башлады. Ниһаять, ишек ачкан тавыш ишетелде. Фатыйма карчык, кергән уңайга, килененә тизрәк хәбәрен җиткерергә тырышты.

– Балакаем, Алсуны харап иткәннәр. Сәлфи исемле юньсез… эшләгән… ыздилал.

Килене башта аңламый торды.  Төшенгәч: “Сәлфи түгел, әнкәй, селфи, замана чире ул”, – дип, кул юарга үтте.

Фатыйма карчык аның артыннан: “Замана чире дисең инде? Теге “спид” дигәннәре кебек куркыныч түгелме соң, дәвалап буламы?” – дип сөйләнеп калды. Бу вакытта ул үзенең инде инглиз телен дә үзләштерә башлаганын аңлап бетмәгән иде әле.

 

Фото: tatar-duslyk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: