Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 Май , 22:12

Чын укытучы нинди була?

Укытучы баланың намусын саклап кала.

Чын укытучы нинди була?
Чын укытучы нинди була?

Бервакыт узып баручы ир картаеп беткән беренче укытучысын очрата.

– Саумсыз! Мин сезнең элекке укучыгыз булам. Таныйсызмы?

– Таныдым. Нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Мин – укытучы.

– Нигә бу һөнәрне сайларга булдыгыз?

– Сезгә була.

– Ничек мин бу һөнәргә кызыксыну уяттым икән?

– Бервакыт классташым бик матур сәгать тагып килде. Мин дә шундый сәгать турында хыяллана идем. Шуннан түзмәдем – урладым. Ул малай елап сезгә мөрәҗәгать итте. Сез класска: “Алган кеше сәгатьне кайтарып бирсен”, – дидегез. Мин малайны кызгансам да, карак исеме күтәрүдән оялдым. Шуннан сез класс ишеген эчтән бикләп куйдыгыз һәм безнең барыбызга да күзләрне йомарга кушып, берәм-берәм кесәләрне тикшереп чыктыгыз. Минем кесәдән сәгатьне алгач та мине сиздермәс өчен тикшерүегезне дәвам иттегез. Шуннан балаларга күзләрен ачарга кушып, сәгатьне кайтарып бирдегез. Кем алуы турында беркемгә дә әйтмәдегез, миңа бу хакта бер сүз дә кузгатмадыгыз.

Ул көнне сез мине классташларым алдында намусымны саклап калырга ярдәм иттегез. Еллар узгач мин сезнең чын укытучы булуыгызны аңладым һәм үзем дә сезнең кебек булырга карар иттем.

Мине шул сәгать урлаучы малай буларак хәтердә калдыргансыздыр инде?

– Юк, сезнең кесәләрне тикшергәндә мин үзем дә күзләремне йомып эш иттем, – дип җавап бирә карт укытучы.

 

Фото: Ок челтәреннән.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас в