Барлык яңалыклар
Дөнья бу
22 Май 2023, 23:39

Шәфкать ГАНИЕВ. Яхшылыкны эт тә онытмый

Караңгы парк аша узганда каршымда бер төркем эт өере пәйда булды. Миңа карап, барысы бергә усал итеп өрә башладылар. Чарасызлыктан эчтә ут уйный, берни эшләр әмәл юк.

Шәфкать ГАНИЕВ. Яхшылыкны эт тә  онытмый
Шәфкать ГАНИЕВ. Яхшылыкны эт тә онытмый

Бүген күрше шәһәрдә үзем өчен бик үзенчәлекле очрашу булды. Шәхси йортлардан гына торган урам буйлап барам. Әллә каян көлеп торучы, матурлыгы белән үзенә җәлеп итүче бай йорт-ихаталарга сокланып: “Мөгаен, боларның күбесендә татарлар яшидер”, – дип уйлавым дөреслеккә туры килде бит.

Әһә, урамда хуҗасыз йөрүче этләр монда да бар икән! Олы яшьләрдәге, туры яулык бәйләгән әби: “Нигә бу этләрне атмыйлар икән, ичмасам?!” – дип сукранып, мине озатып калды. Башына матур түбәтәй кигән өлкән яшьтәге ир-ат каршыма килә иде. Ул да әбинең зарын ишетте. Мине – милләттәшен күргәч, кул биреп исәнләште, нәкъ авылдагыча үз итеп, хәл-әхвәл сорашты, кем икәнемне белеште. Дусларча аралашып, ашыкмавымны аңлагач, сукбай этләр турында кызыклы бәян сөйләде.

“Мин дә элек нәкъ шулай уйлый идем. Үзем белән булган гаҗәеп вакыйгадан соң, фикерләрем үзгәрде. Бервакыт, эштән кайтышлый, кибеттән үзем яраткан шпикачки казылыгы алдым. Бераз баргач, каршымда шактый зур сукбай эт басып тора иде. Саклык чарасы күрергә тырышып, кинәт туктадым. Ул өрмәде-нитмәде, тик күзләрен тутырып, тыныч кына миңа карап торды. Биштәремдәге казылык искә төште, берсен алып, аңа ыргыттым. Эт тиз генә кабып йотты да, янәдән нәүмиз күзләрен миңа төбәде. Этне жәлләп, икенче кисәкне дә аңа бирдем. Арт аякларына утыргач, тыныч кына янәшәсеннән узып, кайтып киттем. Ә ул минем арттан карап калды.

Шунысы гаҗәп: икенче, өченче көннәрне дә юлымда аны очраттым. Ул мине әллә каян таный иде. Тора-бара мине иртән тукталышка чаклы озата, кайтканда каршы ала башлады. Төрле сменада эшләгәнлектән, төнлә дә кайтырга туры килә иде. Шулай бервакыт, төнлә берүзем эштән кайтышым. Караңгы парк аша узганда каршымда бер төркем эт өере пәйда булды. Миңа карап, барысы бергә усал итеп өрә башладылар. Чарасызлыктан эчтә ут уйный, берни эшләр әмәл юк. Шул мәлне шаккаткыч хәлгә тап булдым: этләр өере арасыннан таныш этем килеп чыкты да минем белән ике арага басты. Шулчак бөтен этләр өрүдән туктады. Бераз тынычлангач, үземне кулга алдым да юлымны дәвам иттем, ә танышым мине өйгә чаклы озата барды.

Шулай итеп, без бу сукбай эт белән бик тиз дуслаштык. Үзем дә аны сыйларга җай таба идем. Капка төбендә яши башлагач, тугры дустымны жәлләп, ихатага керттем. Базарга барып матур муенчак, чылбыр алдым. Тик этем ул муенчакны үзенә берничек тә кидертмәде.

Хәзер ул мине генә түгел, гаиләмне дә, ихатабызны да саклый”, – дип тәмамлады сүзен яңа танышым.

Беркемгә кирәк булмаган урам этенең кешегә бирелгәнлегенә, тугрылыгына хәйран калып, үзем дә бу бәянне зур кызыксыну белән тыңладым. Эт булып этнең дә яхшылыкны онытмавы мине таң калдырды.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: