Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 Май 2023, 22:08

Американын җүләр законнары

Шәрә йоклаган кешегә төрмә яный.

Американын җүләр законнары
Американын җүләр законнары

Айдахода дөягә утырган килеш балык тоту тыела.

 

Балтиморда театрга арыслан белән килү рөхсәт ителми.

 

Род-Айланд кибетләрендә якшәмбе көнне бер үк сатып алучыга теш щеткасы белән пастасы сатарга ярамый.

 

Аризонада ишәкне ванна астына тыксаң штраф яный.

 

Алабамада күз бәйләнгән килеш машина йөртү тыела.

 

Миннесотта шәрә йоклаган кешегә төрмә яный.

 

Нью-Аркада кичке 6дан соң туңдырма сату җинаять санала.

 

Колорадоның Денвер шәһәрендә күршеләргә тузан суырткычыңны биреп торырга ярамый.

 

Флоридада хатын-кыз чәчен киптергәндә йокыга китсә, аңа штраф яный.

 

Төньяк Джакотта ботинканы салмаган килеш йокларга яту җинаять санала.

 

Айованың Оттумва шәһәрендә ир-атларга таныш түгел хатын-кызга күз кысарга ярамый.

 

Лос-Анджелеста ваннада ике яшь баланы берьюлы коендыру тыела.

 

Кармел шәһәрендә урамга костюмына туры килми торган чалбар киеп чыккан ир-атка штраф яный.

 

Огайоның Оксфорд шәһәрендә хатын-кызларга ир-ат рәсеме каршында чишенергә ярамый.

 

Пенсильваниядә бер йортта 16дан артык хатын-кыз яшәү тыела.

 

Мичиганда хатын-кызга ире рөхсәтеннән башка чәчен кистерү тыела.

 

Фото: slideplayer.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: