Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 Май 2023, 19:26

Нурулла ГАРИФ. Кем иде дә кем булды

Авыл кызлары озатырга якын да китермәгәнлектән, яшьлеген кимсенеп уздырды Ирек. Хәер, кызларга гына түгел, авыл егетләренә дә, «печник Хаҗи малае» гына иде ул.

Нурулла ГАРИФ. Кем иде дә кем булды
Нурулла ГАРИФ. Кем иде дә кем булды

Аның әтисе гомер буе якын-тирә авылларда мич чыгарып көн күрде. Үзенең дә кечкенәдән әтисенә булышып йөреп, тормыштан алган бердәнбер һөнәре ташчы иде.   Тугыз сыйныф тәмамлап, шәһәргә киткәч тә укып тормады, төзүче булып эшкә керде. Осталыгын күреп, төзелеш җитәкчесе үз йортын таштан салуны да аңа ышанып тапшыра. Йортның бизәлешенә сокланып, соңрак башкалары килә. Шуннан китә, минсиңайтим!   Бүгенге көндә Ирек ташчылар бригадасына җитәкчелек итә. Шәһәрдәге бөтен байларның төзелеш эшләре аның кулы аша уза. Шул сәбәпле, эшләп тапкан байлыгы да хәттин ашкан. Үзе өчен генә дә тырышмый ул. Күтәрәмгә калган авылның хәҗәтләрен дә кайгыртып, авылдашларына да булышып тора. Әтисе Хаҗиулла абый да улы төзеп биргән иркен таш йортта бер кайгысыз гомер кичерә...   Хәер, үкенүчеләре дә бар. Яшьлектә Ирекне кире борган авыл кызларының күбесе, аерылып кайтып, ялгыз тормышта авырлык белән көн күрә. Их, дөньяның кая борыласын алдан белгән булсалар икән!..  

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: