Аңа караганда, Гуанахуато музейларына куелган мумияләрдә гөмбәләр тапкан. Алар халыкның сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Бу экспонатлар 1833 елда Мексиканың Гуанахуато районында холера эпидемиясе вакытында күмелгән мәетләрнең мумияләре. Аларның кайберләренең тиресе, киемнәре һәм чәчләре дә сакланган. Музейларда барлыгы шундый 111 мумия бар. Аларның 63е хатын-кыз, 5е кыз балалар, 30ы ир-ат һәм 13 малай мәетләре.
Бүген Гуанахуато мумияләре илдәге иң күп туристлар җәлеп иткән урыннарның берсе булып тора.
Белгечләр аларны җентекләп өйрәнергә планлаштыралар. 1970 елда Польшада тикшерүчеләр король Казимир IV каберен ачканнан соң алынган гөмбә инфекциясеннән һәлак булган иде.
Фото: ru.pinterest.com