Барлык яңалыклар
Дөнья бу
6 апрель 2023, 10:06

Биш көн урманда йөргән

Адашкан карчыкны видеокамералар ярдәмендә эзләп тапканнар.

Биш көн урманда йөргән
Биш көн урманда йөргән

Владивостокта 71 яшьлек пенсионер карчык югалган. Ирекмәннәр һәм туганнары аны эзли торгач,  биш тәүлектән  урманда  табып алганнар һәм хастаханәгә озатканнар. Әби Владивостокның шәхси секторында яшәгән булган.  1 апрель кичендә өйдән чыгып киткән, 6 апрельдә төнлә  тапканнар. Карчыкның сүзләренә караганда, ул бу көннәрдә берәр нәрсәдер ашавы-ашамавы турында да белми.

Ирекмәннәргә эзләү эшендә урамнардагы күзәтү видеокамералары ярдәм иткән. Камералардагы язмаларны берничә көн тикшереп, әбинең урманга таба киткәнлеген ачыклаганнар.

Чыганак: "РИА" мәгълүмат агентлыгы.

Фото: Freepik.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: