Барлык яңалыклар
Дөнья бу
5 апрель 2023, 12:36

Фәнис ГАЛЛӘМОВ. “Әниең сине ташлап китте". Булган хәл

Беркөн алты яшьлек Азалия әтисеннән: «Әтием, әнием кайда? Мин аны нык сагындым!», – дип әнисен таптырган.

Фәнис ГАЛЛӘМОВ. “Әниең сине ташлап китте". Булган хәл
Фәнис ГАЛЛӘМОВ. “Әниең сине ташлап китте". Булган хәл

Берничә ел элек Бөтендөнья балаларны яклау көнендә кичкә табан кинәт кенә җил-давыл, гарасат чыгып, урманнарга, шәхси милеккә шактый зыян килә. Рамазан белән Альмираның очрашу-кавышуларына шушы шомлы көннәр сәбәпче була да инде. Берәүләрнең йорт-җирләре, каралтылары җимерелеп уңайсызлык тудырса, бу икәүнең исә, шул мизгелдә иртәнге алсу кояш нурларына коенып, бәхет чаткыларын кабызып,  күпләрне сокландырып, усал теллеләргә  бер  яңалык булып, асты өскә әйләнгән урман акланында мәхәббәт гөлләре чәчәк ата. Ни дисәң дә,  егет белән кызның яшь аралары егерме елдан артык булып чыга. Әйткәндәй, бер-берен яратып кавышкан ярләргә тәү башта ныклап уйлап, бер-берсен сынап, әти-әни, туганнар, дус-ишләр белән киңәшләшеп, нәтиҗә ясарга кирәк булгандыр бәлки...

Бәлки... дип яздым да, уйга калдым. Чөнки, җиде елдан соң сөеп, сөелеп кенә, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәгән пар кинәт таркала, күзләрнең явын алып балкыган гаилә учагы сүнеп, көлләре күккә оча. Дөресрәк итеп әйткәндә, яшь хатын өч балигъ булмаган курчак кебек матур, тап-таза балаларын, ирен ташлап чыгып китә,  тугыз айдан артык инде аннан бер хәбәр дә юк. Тәү башлап Альмира өйдән балалары белән бергә чыгып китә. Аннары инде, ике тәүлектән соң хәл ачыклана...

Рамазан бар булган эшен калдырып хатынын, балаларын эзли башлый. Кемгә генә мөрәҗәгать итми, кайда барып сугылырга да белми. Альмира балалар белән югалып ике тәүлек үткәч, урам башында урнашкан, күптән түгел генә мәрхүм булган әнисенең иске, җимерек йортына шәhәрдән кайтып егылган Лиана Рамазанны эзләп  килеп керә. Яшь хатын лаякыл исерек, чәче тузган, киеме таушалган, көчкә аягында басып тора, теле-телгә йокмый үзенең: «Син нәрсә, – дип җикеренеп, ямьсез сүзләр белән ябешә ул җаны өзгәләнгән иргә, – үзегезгә дә сыймаган көчекләрегез миңа  пычагыма да кирәк түгел, кайчан килеп аласың? Миннән ашарга таптырып, улап яталар әнә... Аннары, аларны караганым өчен акча давай!». Әниләре балаларын калдырып: «...Карап тор, хәзер кайтам», – дип кенә ашыгып каядыр чыгып киткән икән. Бүтән ишетеп-күрүче дә булмаган үзен. Тукта, бу тузганак баш  Альмираның ахирәте булып чыга түгелме, бәлки ул беләдер аның кайдалыгын? Юк икән шул, теле көрмәкләнгән хатын ни дип тә җаваплый алмый.

...Егет күп еллар шәхси эшкуарларда КаМАЗ машинасында водитель булып Русияне иңләп-буйлап  йөк ташый. Табигатьнең шушы ваемсыз бер шаяруыннан җәберсетелгән урманнан агач чыгаруга җәлеп ителә ул соңгы вакытта.

Ә кыз, республиканың төрле төбәкләреннән давылдан соңгы җимерекләрне юк итүгә җыелган ирекле ярдәмчеләр төркемендә,   яшь пешекче буларак, безнең районга эшкә тәгаенләнә.

Уфада туып үскән сылу Альмира җәй буе  тырыш хезмәтен күрсәтеп, күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Рамазан да югалып калган егетләрдән түгел, бер күрүдән башкала чибәренә  гашыйк булып, сөеклесенә үзенең уй-тойгыларын  җиткереп, йөрәк серләрен ачып сала hәм кызны үз кочагына ала. Бер ялларында кызның Уфада гомер иткән әти-әнисеннән фатиха алып, яшьләр никахлаша, аннары ЗАГС-ка барып законлы документка ия була. Ә инде дөнья көзге муллыкка төренгәндә, туган-тумача, дус-ишләр җыелышып,   матур туй мәҗлесендә очраша.

Баштагы мәлдә яшь гаилә  Рамазанның әнисенең бер бүлмәле фатирына сыена.  Аннары, Себер якларында вахта ысулы белән эшләп йөргән танышларының буш фатирларына күченеп, үз көннәрен үзләре күрә башлый. Бәхет өстенә бәхет  өстәп, көтеп алган кызлары дөньяга килә. Бер елдан соң гаиләдә янә шатлык – яшь хатын сөекле иренә тупылдап торган малай бүләк итә. Гаилә ишәйгәч, үз йортларын булдырырга хыялланып йөргән яшьләр ана (гаилә) капиталына эшләп җыйган акчаларын да кушып, шәhәрдән ун чакрым гына ераклыкта урнашкан авылдан җире белән шәхси йорт сатып алу бәхетенә ирешә.

Ә инде өченче балалары дөньяга аваз салгач, күп балалы гаилә статусы алган Газизовлар шәhәрнең яңа микрорайоныннан шәхси йорт төзү өчен бушлай җир алырга гариза яза. Тик үзләренең проектлары буенча төзеләчәк йорт хыялларда hәм кәгазьдә генә торып кала...

Әйткәндәй, ир хатыны югалуын бер нәрсә белән дә бәйли алмый,  аны әлеге ваемсыз адымга этәрүче  бер сәбәп тә юк шикелле. Нәрсә дә булса булуы ихтимал, әмма дә ләкин балаларны ташлап китү  – бу инде бернинди кануннарга да башка да сыймаслык хәл. Әйтик, иренең холкы ошамыйча, яки, кемгәдер берәүгә үлеп гашыйк булып hәм шунлыктан  сөяркәсе белән өеннән чыгып киткән генә димәсәң?..   Югыйсә, хәмер белән булашмадылар алар. Шунлыктанмы, дус-ишләре дә санаулы гына булды. Наркоманияга да кагылышлары юк. Хатыны да, үзе дә, психиатрларда учетта тормый.

Чалт аяз көнне яшен суккандай булып тоелды Рамазанга хатынынын әлеге гамәле. Җиде ел элек давылдан соң асты-өскә әйләнгән урманда очрашкан онытылмаслык бәхетле мизгелләрен күз алдына китерә. Күптән түгел генә күргән  сәер төшен юрамакчы була.

...Менә ниндидер бик тә таныш хатын-кыз  тавыш-тынсыз гына, башын аска иеп урман эченә кереп бара. Бәй, Альмира түгелме соң бу? Кинәт җил-давыл чыгып, аның өстенә биек агачлар ава башлый. Ә хатын килеп чыккан халәкәттән hич тә курыкмый, котылырга да теләми шикелле. Киресенчә, хәтта үз ихтыярында, үзе теләп, акрын гына атлап, күтәрелгән ком-туфрак тузаныннан хасил булган кара пәрдә артына кереп китеп күз алдында юк була. Ни галәмәт, артыннан өере белән ач бүреләр ияргән... «Альмира! Тукта, күрә торып, үзеңне халәкәткә дучар итәсең  бит! Әз генә көт, мин сине хәзер коткарам!»...

Ир үз тавышыннан үзе куркып, шыбыр тиргә батып уянып китә, башкача күзгә йокы керми. Җыен юк-бар, каян килеп керә тагын?.. Шулай да,  начальнигыннан көн сорап, Уфада әниләрендә кунак булып яткан хатынын, балаларын барып ала.  Тора-бара  төш онытыла, беркемгә сөйләп тә тормый аны. Көн артыннан көн үтә. Эше тыгыз булганлыктан, Рамазан төшке ашка да кайтып торалмый кайвакытларда. Альмирасы рәхәтләнеп балалар белән мәшгуль – зурларын бакчага илтә, алып кайта, төпчеге белән өйдә йорт эшләрен карый. Өй янындагы бакчада искитмәле матур, хуш исле чәчәкләр үстерә. Ир шатланып бетә алмый үзенең бәхетенә. Ни әйтсәң дә, торыр йорт-җире бар, нәселе дәвам итә, мәхәббәт җимешләре өлгереп килә, җан атып торган сөеклесе дә гел генә янында.

Хәзер килеп теге сәер  төш кайтаваз булып әйләнеп янә ирнең бәгырь итен кимереп, җан тынычлыгын  югалта. Шулай да була икән ул дөньяда – төшендә  күргәннәрен өнендә татырга туры килде бит Рамазанга. Туры килгәнен әйт әле син аның. Җил-давыл астын өскә әйләндергән урманда очраштылар, ә төшендә исә киресенчә – аерылыштылар hәм шул коточкыч халәкәт чын барлыкка әверелде... Төрле им-томчыларга, Аллаhы Тәгаләнең дә барлыгына ышанып бетмәгән ир башын тотып озак уйланып утыра. Барысына да ышанмас җирдән ышанырсың шул. Әллә инде усалларның күзләре тидеме соң, югыйсә, күпләр сокланып карый торган иде  бит бәхетле парга...

Өч бала атасы үз теләге белән гариза язып эшеннән китәргә мәжбүр була, ерак рейсларга чыга алмый ул хәзер.  Чөнки, күп вакытын район буйлап хатынын эзләп үткәрә, эш кайгысы калмый анда. Ничә тапкыр гына Уфага барып Альмираны туганнарыннан сораша. Хәзер көндә кызларын, улын иртә белән балалар бакчасына үзе илтеп, кичен алып кайта. Эшсез дә торып булмый шул. Ашарга, балаларны киендерергә, уенчыклар алырга, электрга, суга, газга түләр өчен акча кирәк. Оста водитель буларак, аңа халыкка такси хезмәте күрсәтү буенча эш тәкъдим итәләр, ирнең хәлен аңлап, үз вакытың белән эшләрсең дип килешә ширкәт хуҗасы.

Рамазан халыкка социаль тәэминат күрсәтү бүлегенә, район хакимиятенең бәлигъ булмаган балалар бүлегенә мөрәҗәгать итә, хатыны югалу сәбәпле полиция, прокуратура хезмәткәрләренә гариза яза.  Бер ай  чамасы вакыт үткәч Альмираны эзләп табалар. Тик полиция бүлегеннән килгән җавап кагәзендә, коры гына итеп: «Газизова исән-имин,  табылды. Үзе теләп гаиләсеннән чыгып киткән, берәү дә аны көчләп иркеннән мәхрүм итеп ябып тотмый. Билгеле сәбәпләр буенча адресын әйтә алмыйбыз...», – дигән сүзләр язылган була анда... Менә сиңа мә, югалган хатыныңны эзләп полицияга ышанып, ярдәм сорап барсаң бар...

Бүгенге көндә Рамазан алты, биш hәм ике яшьлек балаларын ялгызы тәрбияли. Азрак булса да файдасы тияр, хатыны акылына килер, бәлки кире әйләнеп тә кайтыр әле, дип, алимент юллап судка гариза язып бирә Рамазан.  Аннары инде аеруларын сорап судка янә гариза белән мөрәҗәгатъ итә. Судка чакыру кагәзе икенче тапкыр жибәрелгәч тә хатын килеп күренми. Рамазан акча түләп яллаган шәхси детектив  ниhаять хатынны Уфадан эзләп таба. Шулай итеп, берни дә булмагандай Альмира суд залында пәйдә була. Шушы күренештән шаhитлар шакката. Бизәнгән-төзәнгән, затлы, матур киемнәргә төренгән чибәр, мөлаем гына яшь хатын дүртенчегә йөкле  икән. «Икенче ир белән торам, аерыгыз, мин hич каршы түгелмен», –  дип тәкәббер генә җавап бирә судьяның  соравына. Ә калдырып киткән балалары турында кызыксынып та карамый әни дигән югары исемне йөрткән кеше...

Күптән түгел булган очрашуыбызда балаларның хәлен сорап картый-картәтәйләре килгәне бармы,  туганнарың берәр төрле матди ярдәм күрсәтәме соң, дигән сорауга: «Ярты елга ике тапкыр килеп күренделәр, анда да капчык-капчык бәрәңгемне тояп алып киттеләр»,- диде  Рамазан ачыргаланып.

Беркөн алты яшьлек Азалия әтисеннән: «Әтием, әнием кайда? Мин аны нык сагындым!», – дип әнисен таптырган. Әлегәчә балаларга әниегез еракта кунакта дип  җаваплый торган булган әтиләре. Хәзер исә үскән кызына Рамазан үзе дә сизмәстән: «Әниең сине ташлап китте», – дигәч, берни аңламаган бала сүзне уенга борып дәвам итеп: «Альбертны да, Регинаны да, сине дә ташлап киттеме? Ә син безне ташламыйсыңмы?», – дип сораган...

Суд приставларыннан да канәгатьләнерлек  җавап алынмаган: «Алимент юлларга адресын язмагансыз. Алимент юллау эше туктатыла», – дип кенә җибәргәннәр.

Бүгенге көндә балигъ булмаган өч сабыен ялгызы тәрбияләгән ир янә судка гариза әзерли. Бу юлы гаилә кодексына ярашлы рәвештә хатынын аналык хокукыннан мәхрүм итү турында...

Ниндидер сәбәпләр буенча ире белән бергә яши алмаган хәлдә дә, йөрәк түрендә тугызар ай күтәреп йөреп, үзе тапкан бәгырь кисәкләрен ни җаны белән  ташлап киткән ул яшь ана?  Әни тормыш чыганагы, дөнья тоткасы, гаилә учагын тергезүче, саклаучы дибез. Ә бу очракта кем булып чыга соң ул?!.

Фото: https://sun9-16.userapi.com

Фәнис ГАЛЛӘМОВ. “Әниең сине ташлап китте". Булган хәл
Фәнис ГАЛЛӘМОВ. “Әниең сине ташлап китте". Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: