Барлык яңалыклар
Дөнья бу
1 апрель 2023, 12:00

Татар теле дәреслеге... – японча!

Хәзер японнар да татар телен өйрәнә алачак.

Татар теле дәреслеге... – японча!
Татар теле дәреслеге... – японча!

Тарихта беренче тапкыр татар теле дәреслеге японча басылып чыкты. Япониядә яшәүче татар кызы Мидзуки Сакурама һәм аның дусты – татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүче Юто Хишияма япон телле ватандашлары өчен дөньядагы беренче татар теле дәреслеген язган. Китап ярдәмендә туган телебезнең лексикасын һәм грамматикасын өйрәнергә мөмкин. Пособиедә 20 дәрес һәм 1200 терәк сүз урын ала.

Мидзуки Сакурама әйтүенчә, дәреслекне язарга ул 2017 елда карар кылган. Моның сәбәбе – ул вакытта Япониядә татар телен өйрәнү өчен япон телендә чыгарылган әсбаплар табу мөмкин түгеллеге. Шуннан соң ул үзенең укытучыларына һәм дусларына бу китапны үзе язарга вәгъдә биргән һәм сүзендә торган.

Чыганак: Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының телеграм-каналы.

Татар теле дәреслеге... – японча!
Татар теле дәреслеге... – японча!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: