Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 март 2023, 22:36

Хәтерен югалткан карт туган ягына озатылды

Кызы аның мең ярым чакрым ераклыкка килеп чыгуына аптыравын белдерә.

Хәтерен югалткан карт туган ягына озатылды
Хәтерен югалткан карт туган ягына озатылды

Уфаның сәүдә үзәкләренең берсендәге кибеткә  ябылыр алдыннан өлкән яшьтәге ир мөрәҗәгать итә. Ул үзен Владимир дип атый, Сургутта яшәвен әйтә, бирегә ничек килеп чыгуын хәтерләми. Сатучылар югалган кешеләрне эзләүче “Хәвефсезлек утравы” исемле оешмага хәбәр итәләр. Бабайның кесәсендә телефоны табыла, ул кызы һәм аерылган хатыны булуын да исенә төшерә. Телефоны аша аның туганнарына шалтыраталар.  Кызы аның мең ярым чакрым ераклыкка килеп чыгуына аптыравын белдерә. Бабайның кесәсендә Сургутка поездка билет та килеп чыга. Ул бер сәгатьтән кузгалырга тиеш була. Бабайны тиз генә тимер юлы вокзалына илтеп поездка утыртып җибәрәләр. Юлда ул балык тотарга Стәрлетамакка баруын, аннан автобус белән Уфага килүен искә төшерә. Кибеткә ни өчен керүен хәтерләми. Аны Сургутта вокзалда каршы алырга тиешләр.

Менә шулай итеп, пенсионер мең ярым чакрым юл узып, балык тотып йөри. Дөрес, аның кулында балыклары булмый.

 

“Хәвефсезлек утравы” оешмасы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: