Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 март 2023, 22:22

Җеннәргә концерт биргән

Төн уртасында йорт янына урманнан ниндидер җеннәр чыгып җыелды. Йортка карап-карап алалар.

Җеннәргә концерт биргән
Җеннәргә концерт биргән

Бу хәлне миңа бер авылдашым сөйләде.

– Күптән булды бу хәл. Авыл читендәге урман буенда  колхозның бакчасы бар иде. Анда төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерделәр. Бераздан бакча ташландык булып калды, шулай да кыргыйланып беткән агачлар җимеш биреп утыра. Бакча каравылчысының өе дә бар иде, ул да ярымҗимерек хәлдә. Ул йортны җенле дип сөйлиләр иде. Бервакыт егетләр белән анда төн куну өчен бәхәсләштек. Төн куну миңа төште. Мин авылның гармунчысы, гармунымны тотып ташландык йортта утырып калдым. Белгән догаларымны укып акбур белән түгәрәк сызып, шуның эченә кереп утырдым. Төн тыныч кына башланды. Төн уртасында йорт янына урманнан ниндидер җеннәр чыгып җыелды. Йортка карап-карап алалар. Бераздан бар да йорт янына килеп  тәрәзә-ишекләргә тыгылдылар. Шулай да өйгә кермиләр, ә күзләре миңа төбәлгән. Мин гармунымны алып сыздырып җибәрдем, тегеләр авыл ягыннан әтәч кычкырулары ишетелгәнче миңа карап утырдылар. Шулай җеннәргә концерт куйдым. Ләкин түбәмдә бер учлам чәчем агарып чыккан иде.

 

Фото: otkritkis.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: