Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 март 2023, 21:40

Фидалия ЯРУЛЛИНА. Тылсымчы кендек әбисе

Миндә торып киткән карт Хызыр Гәлиәссәләм булган. Ул изге күңелле кешеләргә генә күренә, аларга кешеләрнең язмышын алдан күрү сәләтен бирә.

Фидалия ЯРУЛЛИНА. Тылсымчы кендек әбисе
Фидалия ЯРУЛЛИНА. Тылсымчы кендек әбисе

Элек баланы кендек әбисе белән табу бар иде,  авылда кендек әбисе булып йөргән бер әби миңа күптән бик кызыклы хәлләр сөйләгән иде.

Беркөнне өемә ак сакаллы таныш булмаган карт килеп керде. Исәнлек-саулык сорашты.

– Берничә көн сездә яшәп торыйм әле, – ди бу.

– Минем сезне карарга вакытым юк бит, бәбәй тудырырга алып китәләр, – дидем.

– Китсеннәр, авырлык тудырмам.

Бөркөнне бәбәйгә авырган хатын янына чакырдылар. Теге карт: “Бар, ләкин өенә кергәнче тәрәзә аша кара. Ни күрсәң дә курыкма, эчкә үт, – дип калды.

Барып тәрәзә кырыннан үткәндә күз салсам – бер кеше матчага асылынып тора. Карт өйрәткәнчә керсәм, анда берни дә юк. Хатын әйбәт бәбиләде, тәрәзәдән баланың киләчәге күренә икән. Бер ай элек ул армиядән кайткач асылынып үлде.

Икенче тапкыр өйдә су ургылып акканын күрдем. Ул кыз үсеп институт тәмамлагач, диплом юганда суга батып үлде.

Өченче тапкыр тәрәзәдән ялкын күрдем. Ул үсеп өйләнде, хатыны эчкелеккә бирелде.  Чоланда хатыны төнлә шырпы төшереп өйләренә ут капты, хатын үзе чыгып котылган. Ире янып үлде.

Миндә торып киткән карт Хызыр Гәлиәссәләм булган. Ул изге күңелле кешеләргә генә күренә, аларга кешеләрнең язмышын алдан күрү сәләтен бирә.

 

Фото: ВКонтакте челтәреннән

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: