Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 февраль 2023, 13:19

Мәхәббәт һәм үлем

Мәхәббәт өч кеше үлеме белән тәмамлана.  

Мәхәббәт һәм үлем
Мәхәббәт һәм үлем

Кыргыз-Миякәдә яшәүче Динар  Аня белән яратышып йөргәннән соң араларына кара мәче кереп, бердәнбер көнне дуслыклары бетә.  Аерылганда дус булып калырга, бер-берсенә ачу тотмаска килешәләр. Ләкин Динар Анядан бик көнләшә, һаман бергә калырга өмет итә, очраган саен тавыш чыгара. Көннәрдән бер көнне ул пычак һәм чүкеч белән коралланып, Аняны һәм аның белән йөргән егетне үтереп, машинасы белән Уфага кача. Ләкин фаҗига моның белән генә тәмамланмый, ул юлда каршы яктан килгән машинага бәрдерә, нәтиҗәдә машина йөртүче 61 яшьлек ир үлә, аның белән булган улы авыр хәлдә хастаханәгә салына.

Динар Уфа нефть техник университетында белем алган, тыныч холыклы, матур  егет буларак билгеле. Бу хәлдән аның туганнары, дуслары шок хәлендә.

Шулай итеп, мәхәббәт өч кеше үлеме белән тәмамлана.  22 яшьлек бу егет әлеге вакытта хастаханәдә ята.

 

Фото: mkivanovo.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: