Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 февраль 2023, 13:28

Уфада бер кыз 10 каттан егылып төшеп исән калган

Хәзерге вакытта зыян күрүче кыз Уфаның бер хастаханәсендә дәвалана. Табиблар аның хәлен авыр дип бәялиләр.

Уфада бер кыз 10 каттан егылып төшеп исән калган
Уфада бер кыз 10 каттан егылып төшеп исән калган

Уфада  “Кузнецовский Затон” микрорайонында бер кыз 10 каттан егылып, исән калган.

 Гадәттән тыш хәл  22 февральдә Бородинская урамындагы 9 санлы йортта булган.  Бу фаҗига күзәтү камерасына да язылган. Андагы язмада кызның тирән кар өстенә егылып төшүе күренә. Шуннан соң аңа ярдәмгә өч ир-ат килгән. Хәзерге вакытта зыян күрүче кыз Уфаның бер хастаханәсендә дәвалана. Табиблар аның хәлен авыр дип бәялиләр.

Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Уфада 18 каттан егылып төшеп исән калу очрагы булган иде. Бу фаҗига  12 ел элек булган. 31 яшьлек хатын-кыз зур биеклектән егылып төшеп исән калган, дүрт айдан аягына баскан иде.

 

Фото: kompromat1.pro

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: