Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 февраль 2023, 13:25

Барына шөкер итик

Әгәр синең янчыгың да һәм банкта бераз акчаң бар икән, син бу дөньядагы 8 процент бай кеше исәбенә керәсең.

Барына шөкер итик
Барына шөкер итик

Кешелек дөньясын йөз кеше яши торган авыл дип күзалласаң, уйландыра торган саннар килеп чыга икән. Йөз кешенең илле җидесе – Азиядә, егерме бере – Европада, ундүрте – Америкада, сигезе генә Африкада яшәр, илле икесе – хатын-кыз, кырык сигезе – ир-ат булыр иде. Шулардан утызы – ак тәнле, җитмеше – ак тәнле түгел, утызы – христиан, җитмеше башка диннәрдә булып чыгар иде. Алты кеше дөньядагы бөтен байлыкның 59 процентына хуҗа булып, алар барысы да АКШта яшәр иде. Сиксән кеше хәерчелектә җәфаланыр, утыз өчесенең эчәргә чиста суы булмас, җитмеше укый-яза белмәс, иллесе ачлыктан интегер иде. Минут саен бер кеше туып, бер кеше бакыйлыкка күчәр иде. Йөз кешенең нибары берсендә компьютер, нибары берсе югары белемле булыр иде. Хәзер уйлан: бүген сәламәт булып йокыдан уяндың икән, димәк, син икенче атнага кадәр генә яшәячәк 1 миллион кешегә караганда бәхетлерәк. Әгәр син беркайчан да сугышта булмадың, төрмәдә утырмадың, ачлыктан интекмәдең икән, син бу дөньядагы 506 миллион кешедән бәхетлерәк. Әгәр синең яшәр урының, ашар ризыгың, кияргә киемең, йокларга урын-җирең бар икән, димәк, син бу җиһандагы халыкның 75 процентыннан бәхетлерәк. Әгәр синең янчыгың да һәм банкта бераз акчаң бар икән, син бу дөньядагы 8 процент бай кеше исәбенә керәсең. Тормыштан зарланырга җыенгансың икән, шуларны исеңә төшер дә, шөкер ит.

 

Фото: foto-ram.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: