Барлык яңалыклар
Дөнья бу
1 февраль 2023, 20:41

Мине читкә типтеләр

Бүген Башкортстанның атказанган артисты, сатира-юмор остасы, бик күп монологлар, скетчлар, репризалар һәм интермедияләр авторы Юнир САЛАВАТОВка 75 яшь тулды.

Мине читкә типтеләр
Мине читкә типтеләр

Мине читкә типтеләр

 


Гастрольләрдә безне хуҗалыкларның ашханәләрендә еш кына ашатып чыгардылар.Түләү, түләмәүне алдан әйтмиләр. Мин тиз генә ашап бетә идем дә, иң беренче булып поварга акча түлим. Миннән соң башкалар да түләргә мәҗбүр була. Бу холкыма бик озаҡ түзә алмадылар. Бер чак автбуска утыруыбыз булды:

– Нигә шәп кеше булып кыланасың. Безне бушка ашарга чакыралар, сиңа була түләргә мәҗбүр булабыз, – дип мине кунакханәгә җиткәнче сүктеләр.

Икенче тапкыр гастрольгә чыгар алдынан бу иптәшләр дә, башка коллективлар да миннән баш тартты һәм минем, “тәртипсез”, дигән данымны чыгардылар. Художество җитәкчесе моны эләктереп тә алды һәм мине бер бригада составына да алмый башлады. Көтүдән куылган мал кебек торып калдым.

 


Сәгыйләгә итек!

 


Поездга утырып чираттагы гастрольдән кайтып барабыз. Дүрт кешегә дүрт “ярты” алып эчтек. Гарәфетдин исемле егетебез бер хатын белән танышып, чыш-пыш килде дә, аерым купе сатып алып, шунда кереп югалдылар. Иртән Уфага килеп төштек. Кием-салым дефицит заман иде. Гарәфетдин хатынына итек алып кайтып килә. Өенә кайткач: “Менә, Сәгыйлә, сиңа итек сатып алдым дип тартма тоттырган. Ачып җибәрсәләр, анда поезддагы хатынның иске итеге ята икән.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: