Барлык яңалыклар
Дөнья бу
13 декабрь 2022, 22:57

Баласын югалткан ана хөкем ителде

Башкортстанда ана баласын имезгәннән соң йоклап китеп, нарасые аның астында калып үлгән.

Баласын югалткан ана хөкем ителде
Баласын югалткан ана хөкем ителде

Әлеге вакыйга узган елның декабрь аенда булган иде. Башкортстанның Учалы шәһәрендә яшәүче хатын-кыз нарасыен имезгәч, аны балалар караватына салырга онытып, диванда бергә йоклап китә. Ул йокы аралаш  баланы гәүдәсе белән каплап тын алырга мөмкинлек калдырмый. Нәтиҗәдә бала механик асфиксиядән, ягъни тыны бетеп үлә.

Бу хатынга каршы җинаять эше ачылган иде. Ул үзенең гаебен тулысынча таныды. Бу вакыйгага бер ел узганнан соң 13 декабрь суд аны бер елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Әлеге ана баласын махсус үтермәгән, фаҗига ялгышлык белән булган дип фикерләүчеләр дә булыр. Суд карары артык каты түгелме? Сез ничек уйлыйсыз?

 

Фот о: detki-opt.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: