Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 декабрь 2022, 21:48

Наил ГАЕТБАЙ. Бар да вакытлыча

Аллаһы Тәгалә безгә бу дөньяда бүген сокланган, табынган бар нәрсәнең вакытлы булуын, күп тә үтми юкка чыгачагын, аңа мөкиббән китәргә ярамаганын күрсәтә.

Наил ГАЕТБАЙ. Бар да вакытлыча
Наил ГАЕТБАЙ. Бар да вакытлыча

Мине күптән  түгел булган ике вакыйга уйланырга мәҗбүр итте.

Бер билгеле язучы зурлап юбилеен билгеләде, ул үзенә әйбәт кенә бүләкләр бирүләрен оештырды. Тырышлыгы бушка китмәде: шәһәр һәм районнар, төрле оешма-ширкәтләр кинокамералар, телевизорлар һәм тагы әллә нәрсәләр бүләк итте. Язучы шуларны күреп бик куанды, мин аннан бераз көнләшеп тә куйдым. Ярты ел да узмады, теге язучы уйламаганда үлеп китте. 

Икенче бер түрә тирә-якны дер селкетеп, кешеләрне җәберләп, куркытып, үзен дөньяга хуҗа дип санап яшәде. Әмма ул түрә дә үлеп китте.

Бу ике үлем дә мине нык тетрәндерде. Уйлап карасаң, Аллаһы Тәгалә безгә бу дөньяда бүген сокланган, табынган бар нәрсәнең вакытлы булуын, күп тә үтми юкка чыгачагын, аңа мөкиббән китәргә ярамаганын күрсәтә. Без иртән генә авыз суын агызып ашаган азык бераздан нәҗескә әйләнә. Без бүген сокланган, табынган әйберләр дә шулай, вакыты җиткәч юкка чыга. Ходай безгә уйланырга, көчне вакытлыча әйберләргә түгел, ә мәңгелек кыйммәтләргә юнәтергә кирәклеген күрсәтә.

 

Фото: sitimag.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: